Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Могҗизалар дөньясы ул – театр”

22 апрель көнне Иске Ашыт мәдәният йортында Кышкар “Нур” халык театры белән “Саяра” халык театры капка төбендә очрашты. Кичәне Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи алып барды. Эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, спектакльдән өзекләр уйнап, мәзәк хәлләр сөйләшеп, борынгы уеннарны искә төшереп, моңлы җырлар тыңлап, матур биюләр карап, күңелле  ял итеп кайттык.