Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Карга боткасы"

  Без, балалар белән бик матур язгы бәйрәм "Карга боткасы" бәйрәмен үткәрдек. Балалар белән хәрәкәтчән һәм халык уеннары уйнадык, табышмакларның җавапларын таптык, төрле ярышларда катнаштык. Бәйрәм ахырында балалар тәмле ботка белән сыйландылар, коймак белән чәй эчтеләр. Калган ботка белән кошларны да сыйладылар. Элекке заманнарда кешеләр язны үзләренең канат очларында каргалар алып килә дип санаганнар, шуңа каргалар килү хөрмәтенә әлеге бәйрәм оештырылган.