Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Эковесна -2023" республика акциясе.

1нче апрельдән Татарстанда санитар - экологик икеайлык старт алды. Без мәдәният хезмәткәрләре дә, "Эковесна -2023" республика акциясенә кушылдык. Урамнарны, дамба кырыйларын чүп-чардан чистарттык. Симет елгасы яр буйларындагы чүп-чарларны җыеп алдык. Чишмә тирәсен тәртипкә китердек, чүп һәм коры агач ботакларын җыйдык. Безнең төп бурычыбыз: табигатьне саклау.