Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Күңел түремдә – бик күп язмышлар”

Кышкар авыл клубы, китапханә һәм башлангыч мәктәп белән берлектә талантлы якташыбыз, язучы, журналист, тәрҗемәче Мөнирә Сафина белән очраштык. Әлеге кичәдә, "Яратам дип әйтә алмадым", "Ай сылуы", "Болыт кызы" китапларының авторы Мөнирә ханымның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштык. Хезмәттәшләребез һәм алар белән (Йосыпов Ислам, Валиева Лилия), Мөнирә ханым иҗат иткән әсәрләрдән бик матур өзекләр күрсәтеп тамашачыларны елаттылар да, көлдерделәр дә. Мөнирә ханымның һәр әсәре кабатланмас язмышлар тарихы. Кичәдә катнашучылар әлеге әсәрләрдән өзекләр укыдылар, шигырьләрен яңгыраттылар. Ә тамашачылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кичә моңлы җырлар белән үрелеп барды.
Мөнирә ханым бүген, махсус хәрби операциягә кием тегүчеләр арасында. Егетләрдән һәрдаим рәхмәт сүзләре килеп тора үзләренә. Мөнирә ханым белән очрашуыбызның җылылыгы күңелләребездә озак сакланыр әле.

New layer...