Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Рәхмәт сиңа, Мөгаллимәм!”

5 апрель көнне, мәчеттә якшәмбе укулары укытучылары һәм аларда укып чыккан укучылар белән, Укытучы һәм остаз елы уңаеннан очрашу үтте. Чарага авылыбызның имам-хатыйбы Радик хәзрәт Кәримов та чакырылган иде. Радик хәзрәт данлыклы Кышкар мәдрәсәсе турында,  Казан, Оренбург, Пенза һәм Рязаньнан кадәр килеп укыган  шәкертләр турында, аларны укыткан укытучылар турында сөйләде. Ветеран укытучылар үзләренең иң яхшы укучылары, уку барышындагы  кызыклы хәлләр турында искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр. Мәчеттә якшәмбе укулары вакытында үткәрелгән конкурслар, анда яулаган җиңүләр турында да искә төшереп үттеләр. Шәкертләр, һәркайсы мәчеттә укыганнан соң тормышы ничек үзгәрүе, нинди нәтиҗәләргә ирешүе турында сөйләде. “Сораулар корзинасы” уенында катнаштылар. Очрашу җылы шартларда узды.