Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!"

   Китапханәдә, авыл клубы белән берлектә, солдат әниләре һәм махсус хәрби операциядә  катнашучыларның әниләре белән  "Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!" исеме астында очрашу узды. Очрашуга махсус операция катнашучы егетебез һәм студентлар чакырылды. Солдатларның беренче укытучысы Эльмира Агълямовна егетләрнең мәктәп елларын искә төшерде, ә әниләре яшь егетләрнең кем булырга хыялланып үсүләре турында сөйләделәр. Армия сафларында үзләренең хәрби бурычларын үтәгән егетләр - безнең горурлыгыбыз. Аларның чын кеше  булуында аналарның роле бик зур. Конкрет мисалда студентлар чын геройларның янәшә яшәвен, батырлыкны,  Ватанга мәхәббәтне күрделәр.