Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Бу елның төп миссиясе безне укыткан, тәрбияләгән, безнең белән авыр һәм бәхетле мизгелләр кичергән һәркемгә рәхмәт белдерү. Шул уңайдан, Кышкар авыл клубында китапханә һәм авыл клубы белән берлектә укытучылар белән "Сез иң гүзәл кеше икәнсез!" исеме астында очрашу узды. Кичәгә авылыбыз укытучылары, өлкән укытучылар һәм шулай ук, авылыбызда укытып киткән укытучылар чакырылган иде. Алар “Могҗизалар кыры” уенында катнаштылар. Уендагы сораулар укытучыларның педагогик тормышына кагылышлы иде. Уен барышында укытучылар үзләре белән таныштырдылар, мәгариф өлкәсендә ничә ел эшләүләре, кемне үзләренең остазлары дип санаулары турында сөйләделәр. Мәктәп тормышыннан кызыклы мизгелләрне  искә алдылар. Укытучыларга карата күп кенә матур сүзләр әйтелде, сәхнәдән җырлар яңгырады, ә экранда бу вакытта укытучылар һәм укучылар фотосурәтләре төшерелгән видеороликлар күрсәтелде. Кичә бик күңелле үтте.