“Татар халык ашлары – бик тәмле һәм файдалы”
Мероприятие барышында китапханәче татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, татар ашлары, һәм танылган татар пешекчесе Юныс Әхмәтҗанов турында сөйләде.
Чараның кунагы, авылыбызның аш-су остасы Йолдыз Әхмәдуллина булды. Ул татар милли ризыклары - кыстыбый һәм кош теле әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте. Чарада катнашучылар шулай ук үз гаиләләренең яратып пешерә торган ризык рецептлары белән дә уртаклаштылар. Ул ризыклар гаиләләрнең үзләренә генә хас һәм аларның буыннан - буынга тапшырылып баруларын белдек.
Чарага “Татар халык ашлары” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Милли ризык пешерү осталарының гадәти булмаган рецептлары һәм аларны пешерү серләре тупланган китаплар тәкъдим ителде.