Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Без – табигать балалары»

14 мартта, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Җир планетасы буйлап мавыктыргыч сәяхәткә  чыктык.  Балаларны  кызыклы конкурслар, күпсанлы сынаулар,  төрле биремнәр көтә иде.

Иң беренче  «Кошлар аланы»нда булдык. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар һәм әкият кошларын таныдылар. Шулай ук кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы рольләре турында да белделәр. Сәяхәтебезне «Урман аланы»нда дәвам иттек. Юлыбызда бик күп гөмбәләр очрады.  Гөмбә аланында ял итеп алдык. Урман хәйваннары турында табышмакларның җавапларын таптык. “Урман җиләген җый” уенын уйнадык.  Менә "Чәчәкле алан"га да җиттек. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, геройлары чәчәкләр булган әкиятләрне искә төшерделәр. "Күбәләкне чәчәккә утырт" уенын бик яратып уйнадылар. Соңгы тукталышыбыз "Каенкай" аланы . Балалар  аланны чүп-чардан арындырдылар, җимешләрнең һәм яфракларның кайсы агачтан икәнен белделәр. Ә "Төз ат" уенында балалар кәгазьләрне чүп чиләгенә ыргыту күнекмәсен ныгыттылар. Барлык аланнарны да үтеп, балалар,  табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.