Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Театрның тылсымлы дөньясы”

. Кичәдә Саяра ханымның улы, Татарстанның халык артисты - Фердинанд Фәтхи дә катнашты. Фердинанд Фәтхи әнисенең истәлекләре белән уртаклашты, авыл халкына үзенең моңлы җырларын бүләк итте.

   "Саяра" халык театры,  Саяра ханым яшь чагында уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Китапханәче Гөлнара Нуретдин кызы Саяра апаның хезмәт юлы белән таныштырды. Сәнгать җитәкчесе Зөлфия Габдуллаҗан кызына Саяра ханым белән бергә эшләргә туры килә. Ул Саяра апаның оста оештыручы, ярдәмчел, кешелекле кеше булуын әйтеп үтте.

   Кичәбезгә "Сәнгатькә багышланган гомер" дип исемләнгән күргәзмә эшләнеп, тамашачыларга тәкъдим ителде. Саяра ханым үз арабызда булмаса да исеме мәңге онытылмас.

   Кичәнең икенче өлешендә Иске Ашыт "Саяра" халык театры һәм Кышкар "Нур" халык театры үзешчәннәре көч сынашты. Алар кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр, үзләре белән булган кызыклы хәлләрне, иң беренче уйнаган рольләрен искә төшерделәр. Очрашу бик җылы, дустанә мөхиттә, күңелле үтте.