Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел"

Чираттагы чара туган тел көненә багышланган иде. “Туган телнең асыл байлыклары” дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты белән таныштыручы китаплар тәкъдим ителде.

   Китапханәче чыгышыннан, чарада катнашучылар телнең төрле кешеләр арасында аралашу коралы гына түгел, ә шулай ук ул һәр халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм тарихын йөртүче булуын белделәр.  Чарада катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, мәкальләрнең дәвамын әйтеп күрсәттеләр; “Тизәйткечләр”, “Мимика ярдәмендә мәкальне күз алдына китерү” уеннарында катнаштылар. Канатлы сүзләрнең мәгънәсен  аңлаттылар, шарадалар һәм кросводлар чиштеләр.  Чарада язучыларыбызның телләр турында шигырьләре дә яңгырады.