Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Әфганстан – исемең шомлы синең”

12 февраль көнне,  Симетбаш авыл клубы белән берлектә Әфган сугышы ветераннары һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы егетебез белән тематик кичә уздырдык. Ветеран - әфганчылар шәхси фотосурәтләрен һәм документларын күрсәтеп, үзләренең хезмәт иткән еллары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, Әфган сугышы турында, илебез данын якларга киткән гади яшь егетләрнең батырлыгы турында сөйләделәр. Сорауларга җавап бирделәр. Совет сугышчыларының батырлыгы  турында сөйли торган “Әфганстан - яши күңелемдә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кичә патриотик җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Чара бер минутлык тынлык белән тәмамланды - җыелучылар һәлак булган солдатларны искә алдылар.