Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Шаляпин-великий певец – великого народа”

Дөньякүләм танылган опера  җырчысы, РСФСРның халык артисты Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан, китапханәдә “Шаляпин-великий певец – великого народа” дигән мәгълүмат сәгате узды. Бөек җырчы Федор Шаляпинның юбилеена тематик күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдән опера артистының тормышыннан һәм иҗатыннан күп кенә кызыклы фактлар турында белергә мөмкин иде. Шаляпинның “Дубинушка” һәм “Очи черные” җырларын тыңлап үттек. Чара барышында укучылар Федор Шаляпинның тәрҗемәи хәле,  катлаулы гаилә тормышы турында белделәр.