Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Шомлы 900 көн һәм төн”

1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Әлеге тарихи дата уңаеннан  китапханә авыл клубы белән берлектә “Шомлы 900 көн һәм төн” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар Ленинград камалышында калган кешеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар турында: ачлык, ирләре белән беррәттән заводларда эшләгән хатыннар, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр турында белделәр. Ә клуб мөдире, балаларның  учларына сыйган 125 грамм блокада икмәге турында, блокада икмәгенең составы турында сөйләде. “Ленинград блокадасы онытылмас тарих” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучылар блокадалы Ленинградта яшәүчеләр һәм аларны яклаучылар турында булган әдәбият белән таныштылар. Чарада катнашучылар шулай ук сугыш турында белгәннәре белән уртаклаштылар.