Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Угадай строчку”

   Без китапларны яратабыз һәм укыйбыз. Ә без әсәрне бер җөмлә буенча таный алабызмы? Чираттагы   әдәби бәйге “Угадай строчку” дип аталды. Конкурс башында китапханәче балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Уен 4 турдан узды. Беренче турда балалар әкиятләрдәге һәм хикәяләрдәге таныш юллардан әсәрләрнең исемнәрен белделәр. Икенче тур "Блиц - сораштыру" дип аталды. Сораулар һәр командага чират буенча бирелде. Җавапларны белмәгән очракта, күргәзмәдән файдаланырга мөмкин иде. Киләсе турда  Крылов мәсәленнән канатлы сүзләр булсын өчен мозаиканы дөрес кушарга кирәк иде. Соңгы турда катнашучылар, мәкальне укыгач, мимика һәм ишарәләр белән аны команданың калган әгъзаларына җиткерделәр. Конкурс ахырында балалар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр.