Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Чишмә бәйрәме.

   Җәйнең матур бер көнендә, “Фабрик” чишмәсе янындагы аланлыкта “Чишмә бәйрәме” уздырылды. Бәйрәмебезне авылыбызның мулласы, шушы чишмәне яңартуга күп көчен куйган Радик абый Кәримов башлап җибәрде. Ул чишмәне яңартуга өлеше кергән һәр кешегә рәхмәтен җиткерде. Менә шаулап-гөрләп чишмәдән кайтып килүче яшьләр дә күренде. “Ак калфак”лылар “Чишмә буенда” дип исемләнгән фольклор күренеш белән бәйрәмебезне дәвам итте. Бәйрәм күңелле уеннар, дәртле җырлар белән үрелеп барды. Авылыбызга кунакка кайтучылар да бар иде. Алар да бәйрәмгә “күчтәнәч” белән кайтканнар. Аларның чыгышларын авыл халкы бик яратып тыңлады. Бәйрәмгә килгән һәр кешене кайнар чәй, бәйрәм коймагы һәм пылау белән сыйладык. Бәйрәмебезнең төп кунаклары авылдашыбыз Айваз Садыйров һәм Ренат Галиәскәров кичәбезне тагы да ямьләндереп җибәрде.