Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

Яшәү мәгънәсе

29 майда, язучы Рөстәм Зәкуанның тууына - 65 ел тулу уңаеннан, китапханәдә “Яшәү мәгънәсе” дип исемләнгән  шигърият сәгате узды. Рөстәм Зәкуан - танылган татар шагыйре - җырчы, җәмәгать эшлеклесе. Ул татар халкы мирасының күп кенә проектларын башлап җибәрде һәм гамәлгә ашырды. Бу өлкәдә 2018 елда Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Китапханәче укучыларны язучының биографиясе, шигырьләре белән таныштырды. Ә китап укучылар аның туган ягына чиксез мәхәббәт белән сугарылган  шигырьләрен укыдылар. “Шигырьләрем - күңел авазы” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда шагыйрьнең авыл кешеләренең уйларын һәм язмышларын чагылдырган  шигырьләре тәкъдим ителде, ә китапханәче аның әсәрләренә күзәтү үткәрде. Рөстәм Зәкуанның лирик шигырьләрен һәм җырларын заманча укучылар рәхәтләнеп тыңлый. Шигърият  сәгатендә катнашучылар белән “Әнкәем мендәрләре”, “Лотфулла чишмәләре” һәм “Кодалар, кодачалар” җырларын тыңладык.