Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Халкыбызның бөек шагыйре”

   Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның туган авылы Кушлавычта Тукаевлар музей – йортында булдык. Безне музей җитәкчесе Ләйлә Мөнир кызы  Мөхәммәтшина каршы алды. Ләйлә ханым безгә бик аңлаешлы итеп Г.Тукайның балачагы турында сөйләде. Шагыйрьнең  балалар өчен язылган иҗаты, әсәрләре буенча ясалган рәсемнәре белән таныштырды. Музей эчендә шагыйрьнең туган йортын күз алдына китердек. Ирләр ягында, хатын-кызлар ягында булдык. Хәзерге көндә Кушлавыч авылында Тукай чорыннан калган бер генә бина да сакланмаган, ләкин монда әтисенең кабере һәм шагыйрьнең балачагын искә төшерүче мөхит, тирәлек бар – ди Ләйлә ханым.

     Ахырдан балаларга  Г. Тукай шигырьләрен укыдык. Шигырь укуны балалар да дәвам итте. Музейдан без бик күп мәгълүмат туплап кайттык. Эскурсиягә 12 кеше бардык.