Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Һәр бизәктә – күңел җылысы”

   Симетбаш авыл клубы белән берлектә “Һәр бизәктә – күңел җылысы” дип исемләнгән, Симетбаш авылының кул эшләре осталарының иҗат җимешләре белән танышу кичәсе булып үтте. Кичәдә Бәйрәмова Илһамия, Сәгыйтдинова Равилә, Шәфигуллина Миңлегөл, Гарипова Венера катнашты. Аларның кул эшләреннән “Кулларыннан гөл тама” дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды. Нәрсәләр генә юк иде бу күргәзмәдә, чигелгән картиналар, урындыкларга япмалар, балалар өчен чәч кыстыргычлары, вазаларда чәчәкләр, бәйләгән оекбаш, башмакларда бер бизәк тә кабатланмаган, һәр кеше үз фантазиясеннән чыгып искиткеч бәйләм өлгеләре иҗат иткән.

    Кичәдә катнашучылар бу кул эшләренә кемнәрдән өйрәнүләре турында сөйләп үттеләр. Бәйләү серләре буенча үзләренең фикерләрен әйттеләр. Яшьлекләрен дә искә төшереп алдылар. Яшь вакытта эшләгән кул эшләре, уйнаган уеннары турында кызык итеп сөйләделәр. Илһамия Бәйрәмова балалар чәч кыстыргычы ясау буенча мастер класс күрсәтте. “Бер яктан караганда бу – вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан – якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү” – диләр безнең кул осталарыбыз. 15 кеше катнашты.