Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Хатын – кыз – җир йөзендә яшәүче гүзәллек!”

     Бәйрәм кичәсен, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Энҗе Фарук кызы башлап җибәрде. Ул хатын-кызларыбызны язның кояшлы матур бәйрәме белән котлады. Ә ир-егетләребез бу гүзәл затларга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.

     Кичәнең икенче өлешендә нәфис затларыбыз өчен “Башваткыч” уены үткәрелде. Сәхнәгә авылыбызның иң чибәр, иң зирәк, иң уңган кызлары күтәрелде. Сораулар бик җиңелләрдән түгел иде. Авыл тарихына багышланганы да, әдәби әсәрләрне тану, мәкальне дәвам итү, аш-су әзерләү буенча булганнары да бар иде. Ләкин, безнең кызлар сынатмады. Каушап калмыйча, һәр  сорауга  уйлап җавап биреп, бер-берсеннән берәр балга гына калышып җиңеп чыктылар. Уен араларында музыкаль тәнәфес булды. Катнашучылар тамашачыларга бүләк итеп, матур җырлар, күңелле шигырьләр, дәртле биюләр алып килгән иде. Кичә бик күңелле үтте. 75 кеше катнашты.