Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Солдатта булган диләр!”

   Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, авыл клубы белән берлектә “Солдатта булган диләр...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. “Туган ил сагында” дип исемләнгән, солдат альбомнарыннан күргәзмә эшләп куелды. Кичә башланып киткәнче, тамашачылар солдат альбомнары белән таныштылар.

    Бәйрәм кичәбез “Бишек җырлары” дип исемләнгән фольлор күренеш белән башланып китте. Алар артыннан сәхнәгә Кышкар һәм Симетбаш авылларыннан, армия сафларында хезмәт иткән ир-егетләребез күтәрелде. Алар арасында Әфганстан җирләрендә булып кайткан егетләребез дә бар иде. Иң беренче сүз аларга бирелде. Егетләребезнең һәрберсе кайда хезмәт итүләре, әти-әниләре, туганнары, сөйгән ярлары белән хатлар язып аралашулары турында сөйләделәр. Шулай ук ир-егетләребез үзара көч тә сынашты. Алар “Сугыш турында җырларны бел!”, “Сөйгәнемә хат”, “Шигырьне дәвам ит!”, “Расшифровщик” кебек бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйгеләрне музыкаль паузалар алынтырып торды. Кичәдә 50 кеше катнашты.