Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Ышаныч телефоны - үз-үзеңне җаваплы тотуга бер адым"

    Бүгенге танып-белү сәгатен без Балалар ышаныч телефонына багышладык. Аның беренче тапкыр кайчан пәйда булуы,  ни өчен кирәк булуы, телефонда кем эшләве турында сөйләштек. Китапханәче балаларга,  тормышларында туарга мөмкин булган авыр  хәлләр һәм бу очракта ышаныч телефоны нәрсә белән ярдәм итә алуы турында сөйләде. Катнашучылар "Прогноз" уенында, һәм "Добрая ромашка" конкурсында катнаштылар.

   Кыенлыклар килеп чыкканда, мөстәкыйль рәвештә хәл итеп булмый торган, проблеманы хәл итү өчен кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеге турында видеоролик карап киттек. Ахырда катнашучыларга буягыч - рәсемнәр  бирелде. Балалар рәсемне буядылар һәм анда "Ышаныч телефоны" хезмәте номерын яздылар.