Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“ Журнал патшалыгының хәзинәләрен барлыйк!”

Бәләкәй укучылар өчен бик күп төрле кызыклы һәм матур журнал чыгарыла. Алар белән танышу өчен без "Журнал патшалыгының хәзинәләрен барлыйк!" дип исемләнгән периодика көне үткәрдек. Балалар журналлары һәм газеталары дөньясына сәяхәт иттек. Яшь укучылар “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Ялкын” журналлары белән таныштылар. Китапханәче һәр журнал турында кыскача мәгълүмат бирде. Ә балалар һәр журналның үзенең кабатланмас йөзе һәм стиле барлыгын белделәр, шулай ук журналларның барлыкка килү тарихы, журналлар төзү белән шөгыльләнүчеләр һәм аларның китаплардан ни белән аерылулары турында белделәр.

Укучыларга “Безгә хат ташучы нәрсә китерде?” күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә “Про все интересное на свете, узнаем в журнале и газете” дигән күзәтү үткәрелде. Балалар әкият викторинасы сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, рәсемнәрне буядылар, тизәйткечләрне тиз-тиз әйтеп карадылар, шигырьләр һәм әкиятләр укыдылар. Көн дәвамында балалар яраткан журналларын рәхәтләнеп актардылар.