Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Автомобильдән саклан!”

Юлларда машиналар саны көннән-көн күбәя бара. Ә юлларда автомобильләр саны арту белән бергә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүнең әһәмияте дә арта. Нәкъ менә шуңа күрә 1-7 класс укучылары өчен җәйге каникуллар башланганда “Юл калейдоскобы” оештырдык. Чара китапханәченең юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләве белән башланып китте.

Чараның кенче өлешендә укучылар кызыклы биремнәр башкардылар. Ул дүрт этаптан узды. Беренче "Табышмаклар" тукталышында,  чарада катнашучылар табышмакларга җаваплар таптылар. “Юл хәрәкәте белгечләре” тукталышында алып баручының сорауларына җавап бирделәр. “Беренче медицина ярдәме пункты” тукталышында балалар беренче  ярдәм күрсәттеләр. “Автомульти” конкурсында балалар яраткан әкият персонажларын һәм аларның хәрәкәт итү чараларын искә алдылар. Чара ахырында нәтиҗәләр ясадык. Чарада 15 укучы катнашты.