Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Кызыклы китап белән сыйланыйк!”

29 июльдә балалар белән “Кызыклы китап белән сыйланыйк!” дип исемләнгән әдәби пикник үткәрдек. Балалар белән бергә җәйге табигать кочагына җыелу - кычкырып китаплар уку өчен искиткеч мөмкинлек. Мондый очрашу озакка истә кала. Пикник нәкъ менә кычкырып китап укудан башланды да. Шигырьләр,  әкиятне рольләргә бүлеп укыдык. Өстәл уртасында җиләк-җимешләр, соклар булмаса, нинди пикник соң ул? Без дә өстәл уртасына яңа гына җыелган җимешләр, соклар куйдык. Китап укыган вакытта җимешләрдән дә авыз иттек.

Китаплар укыганнан соң, балалар төрле конкурсларда катнаштылар, кызыклы журналлар белән таныштылар, әкият викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Әдәби пикникның азагында барлык балалар да алтын балык тоттылар, ләкин балык кәгазьдә иде. Балалар төсле карандашлар ярдәмендә үзләренең барлык теләкләрен тормышка ашыра торган балыкларын "тоттылар".