Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

“Татлы бал белән чәй эчәм”

4 августта без умартачы белән очраштык. Безнең очрашу умарталыкта булды. Башта без умарталыкларда яшәүчеләр - сөйкемле һәм хезмәт сөючән бөҗәкләр белән таныштык. Умартачы безгә умарта кортлары турында сөйләде, балалар умарталарның тормышы белән якыннанрак таныштылар, бал кортларының кайда яшәвен,  ничек яшәвен, умарталарның ничек туклануын,  нәрсә җитештерүен,  ни өчен бал ясауларын белделәр. Шулай ук умартачы безне умартачылык продуктлары (бал, балавыз) һәм аларның кыйммәтле үзлекләре белән таныштырды. Без шулай ук бөҗәкләрне дә күзәттек.

Балалар умарта кортлары турында табышмаклар чишеп, бу бөҗәкнең бакчачылар һәм бөтен дөнья табигате өчен әһәмияте турында белделәр, умарталар турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр. Умартачының сорауларына җавап бирделәр. Ахырдан умартачы бал белән сыйлады һәм “Аю һәм умарта” уенын уйнатты. Чара азагында без бал кортларының - хезмәт сөючән, акыллы,  бөҗәкләрнең чагарга да мөмкин булуын белдек. Алар белән башка бөҗәкләргә караганда бераз саграк булырга кирәк.