Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

«Балык кап, яр буенда ялтырап ят!»

Чара, китапханәченең борынгы заманнарда кешеләрнең балык тотарга һәм азык кулланырга өйрәнүләре турындагы хикәясе белән башланып китте. Аннары барыбыз бергә герое - балык булган әкиятләрне искә төшердек, үзләренең беренче балык тотканда булган тәэсирләре белән дә уртаклаштылар.

 Ә конкурсларда ике команда көч сынашты. “Акула” һәм “Кит”командалары. Командаларга төрле бәйгеләр тәкъдим ителде, анда алар белемнәрен күрсәттеләр. “Балык тоту” викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр, балык, балыкчылык турындагы мәкальләрне дәвам иттеләр. “Шифровка”, “Приготовь уху”, “Золотая рыбка” конкурсларында катнаштылар, “Рыбаки и рыбки”, “Караси и щуки” кебек төрле уеннар уйнадылар. Чара суда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә алу белән тәмамланды.