Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Үзебез пешерәбез"

   Җәй - ачык һавада балалар белән төрле кичәләр үткәрү өчен иң матур вакыт. 13 август көнне "Тылсымлы ашъяулык" балаларны үз янына җыйды. Аның максаты, балаларны татар халкының милли ашлары белән таныштыру иде. "Тылсымлы ашъяулык" балалар өчен төрле конкурслар, викторина сораулары, табышмаклар әзерләгән. Укучылар аның сорауларына бик теләп җавап бирделәр, күрсәтелгән ризыкларның кайсы әкиятләрдән булуын әйттеләр. Бирелгән рецепт буенча ризыкларны таныдылар.

 Мероприятие өчен "Книжная вкуснятина" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәдә татар халык ашлары турында булган китаплар, бәйрәм өстәленә куеласы ризык рецептлары урын алды. Китапханәче татар халкының милли ашлары, күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов турында сөйләп үтте.