Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Россия флагы - безнең горурлыгыбыз!"

Россия флагы көне уңаеннан укучылар белән "Россия флагы - безнең горурлыгыбыз!" дип исемләнгән информацион - белешмә сәгать үткәрдек. Балаларга флагның барлыкка килү  тарихын сөйләдек, Россия дәүләте символларының берсе буларак, триколор төсләре  -  ак, зәңгәр, кызыл төсләрнең нәрсәне аңлатуын искә төшердек. Дәүләт флаглары кайчан һәм кайда эленеп тора кебек сорауларга җавап таптык. Катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, төсле табышмакларга җаваплар таптылар, конкурсларда катнаштылар, Ватан турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара ахырында флаг турында шигырьләр укыдылар. Әлеге чарага "Гордо реет флаг России" дип исемләнгән күргәзмә эшләнеп куелды.