Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Намазлык - сәламәтлек чыганагы"

    Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Намазлык - сәламәтлек чыганагы" исеме астында "Ак калфак"лылар белән тематик кичә үтте. Кичәбез авылыбызның имамы Радик хәзрәт Каримовның дин турында бик үтемле чыгышы белән башланып китте. Радик хәзрәт шулай ук намаз, намазлык турында да бик аңлаешлы, бай эчтәлекле вәгазьләр сөйләде. Кичәгә килгән кунакларыбызның һәрберсе үзе өчен бик кадерле булган намазлыкларны алып килгән иде. Һәр намазлыкның үз тарихы бар. Килгән кунакларыбыз намазлыкларының тарихы белән дә таныштырып чыкты.

   Кичә өчен "Ислам - тынычлык сөюче дин" дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды. Күргәзмәдә урын алган китаплар белән танышып, тарихи вакыйга турында киң мәгълүмат алырга мөмкин. Ислам динен, иң беренче булып, Болгар җиренә Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. тарафыннан җибәрелгән 3 сәхәбә алып килә.  Аларның безнең җирлеккә аяк басулары, танышуларын мавыктыргыч төстә сурәтләгән "Ибн Фазланның сәяхәте" дигән китап тәкъдим ителде.