Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Без Тукай оныклары"

26 апрель көнне, бөек татар шагыйренең туган көненә китапханәдә “Йолдызлы сәгать” дигән интеллектуаль уен үткәрелде. Китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Укучылар өчен “Якты йолдыз милләт күгендә” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.  Башта укучылар “Син Тукайны беләсеңме?” дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Ә төп турлар түбәндәге иде: “Китапханә”, “Шагыйрьнең әкиятләрен ачыйк”, “Яшерен сандык”, “Күңелле шигырь”.

Чара азагында укучылар “Су анасы” татар халык уенын һәм “Ләмигага булышыйк” уенын уйнадылар.