Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Бакчачылык серләре"

28 апрель көнне Кышкар авыл китапханәсендә “Бакчачылык серләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә чәчәкләрне һәм яшелчәләрне мөстәкыйль үстерү белән мавыгучыларга кызыклы, чөнки китапларда барлык сорауларга җаваплар табарга мөмкин. Күргәзмә ике бүлектән тора: 1) “Яз: чәчеп утыртып кал”, 2)“Чәчәкләр - бакчаның бизәге” Беренче бүлектә яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү буенча китаплар тәкъдим ителде. Аларны укыганнан соң, укучы яшелчәләрнең ничек үсүе, үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан саклау, куакларны һәм җимеш агачларын ничек дөрес кисәргә кирәклеген белергә була. Бакча участогы бакчачыларны ашатып кына калмыйча, сөендерергә дә тиеш. “Чәчәкләр - бакча бизәге” бүлегендә чәчәкле үсемлекләрнең төрле сортларын үстерү, бакчаны заманча һәм матур итү, йорт алдында матур клумбалар булдыру турында китаплар тәкъдим ителде.