Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Татар кызы, татар егете"

2 май көнне авыл клубы белән берлектә Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елына багышланган,  “Татар кызы, татар егете” бәйгесе үтте. Конкурста катнашучылар төрле ярышларда үзләрен сынадылар. “Сәләт” бәйгесендә балаларыбызның нинди талантлары барлыгын ачыкладык. “Тапкырлар, зирәкләр бәйгесе” конкурсын үтәгәндә балалар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Кызлар өчен “Тәмле сынаулар” да булды, алар камыр җәйделәр һәм токмач кистеләр. Ә малайлар бу вакытта салат өчен яшелчәләрне бик вак итеп турадылар. Ярышны “Татар милли киемнәрен тәкъдим итү” бәйгесе тәмамлады, анда алар кәгазьдән кием-салым шаблоннарын милли бизәкләр белән бизәделәр. Жюри конкурс эшләрен бәяләде һәм җиңүчеләрне бүләкләде. “Халкым бизәкләре” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды, анда татар милли киемнәре һәм элементлары турындагы китаплар  куелды. Чара музыкаль чаралар белән аралаштырылып барды.