Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Язучы абый бездә кунакта"

14 апрель көнне Кышкар авыл клубы һәм Кышкар башлангыч мәктәбе белән берлектә  күренекле татар язучысы һәм "Безнең Мирас" журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон белән очраштык. Чара барышында укучылар Ләбиб Леронның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, татар шагыйренең шигырьләрен сөйләделәр. Балалар язучысы, шагыйрь, драматург, журналист, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе үзенең шигырьләрен укыды, укучыларның сорауларына җавап бирде, “Безнең Мирас” фәнни-популяр һәм әдәби-нәфис журналын тәкъдим итте. Очрашуда Кышкар клубы каршында эшләп килүче “Нур” халык театры Ләбиб Леронның “Чәпәләй белән Тәпәләй маҗаралары” һәм “Алтын күкәй киндер сюрприз” пьесаларыннан өзекләр күрсәтте.

Чарага “Әдәбиятыбызның гүзәл үрнәге” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда Ләбиб Лерон китаплары, шулай ук язучының тормыш һәм иҗаты турында булган материаллар тәкъдим ителде. “Ләбиб Лерон - халкыбыз горурлыгы” дигән буклет ясалды. Буклетта язучының тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар бирелде. Очрашу барышында язучының тормышы һәм иҗаты турында презентация күрсәтелде. Чарада шулай ук "Безнең Мирас" журналының җаваплы мөхәррире Ленар Гобәйдуллин да катнашты. Язучы белән очрашу кызыклы һәм файдалы булды.