Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Корней бабайда кунакта"

31 мартта без Корней Чуковскийның тууына 140 - еллык юбилеен билгеләп үтәбез. 1-7 сыйныф укучылары өчен китапханәдә "Корней бабайда кунакта" дип исемләнгән әдәби кунакханә узды. Китапханәче балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар аның тормышыннан күп кенә кызыклы эпизодлар белән таныштылар, кайбер әкиятләрнең ничек язылуы турында белделәр.

    Балалар өчен төрле әдәби биремнәр әзерләнде. Без бергәләп авторның әсәрләре буенча табышмаклар чиштек, рәсемнәр буенча әкиятләрен таптык, "Тылсымлы кәрҗин" уенында уйнадык, анда балалар әлеге әйберләргә нинди әсәрләрнең туры килүен таптылар. Балалар "Отгадай из какой сказки?" дигән әдәби викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Чара ахырында балалар "Чудо - сказки Корнея Чуковского" күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар һәм өйләренә укырга да алдылар.