Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Интернет - чиксез мәгълүмат дөньясы"

    2022 ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы уңаеннан китапханәдә "Интернет - чиксез мәгълүмат дөньясы" дип исемләнгән информация сәгате үткәрдек. Цифрлаштыру - тормышның аерылгысыз өлеше, ләкин аны файдалы итеп куллана белергә кирәк. Интернетсыз дөньяны без хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз. Заман техникасының уңай яклары да, тискәре яклары да бик күп инде аның. Алар бер - берсе белән тыгыз үрелеп бара. Әгәр чамасын белеп куллансаң, бик күп файда табып була. Әлеге чарада укучылар белән интернетның уңай яклары турында сөйләштек. Интернет челтәре белән эшләүнең кагыйдәләре белән танышып фикер алыштык. Цифрлы дөньяда кешеләр белән уңайсызлыклар тудырмыйча һәм үз чикләреңне саклап дөрес аралашу кагыйдәләре белән таныштык.

"Цифрлы галәм дөньясы" дип исемләнгән күргәзмә белән укучыларны таныштырдык. Укучыларны цифрлы технологияләр барлыкка килү һәм үсеш юлын күрсәтүче экспонатлар белән дә таныштырып киттек. Шулай ук укучылар белән "Интернет һәм мин" дип исемләнгән викторина да үткәрдек.