Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Сүз күрке - мәкаль"

23 март көнне укучылар өчен "Сүз күрке мәкаль" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Укучылар төрле конкурсларда катнаштылар: канатлы сүзләрне тулыландырдылар, рәсемнәр буенча мәкальләрне белделәр, төрле сүздән мәкальләр төзеделәр. "Мәкальләр - халыкларның зирәклеге" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче китап укучыларны мәкальләрнең килеп чыгышы белән таныштырды. Чара барышында китап укучылар мәкальләрнең һәм әйтемнәрнең ничек итеп сөйләмне ачык һәм  бай  итеп матурлаулары турында белделәр.