Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Театр яктылыкка илтә, нурга илтә"

27 март көнне Кышкар авылы клубы каршында эшләп килүче "Нур" халык театры коллективы һәм Симетбаш авылы клубының "Җәүһәр" театр коллективлары белән очрашу оештырдык.  Очрашу барышында без театр коллективлары һәм аларның барлыкка килү тарихы белән таныштык. Куелган спектакльләрдән өзекләр карадык. Актерлар кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар. Чарада катнашучылар театр сәнгате атмосферасына чумды. “Пойми меня”, “Конкурс дикторов” конкурсларында катнаштылар.   ”Театр турында мин нәрсә беләм?” дип исемләнгән викторинада үзләренең көчләрен сынадылар.

Чара өчен “Театрның тылсымлы дөньясы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә сәнгать дөньясына күз салырга тәкъдим итә. Укучыларны театр үсеше тарихы, аның төрләре, театр һәм актерлар турында кызыклы китаплар белән таныштыра. Очрашу кызыклы уеннар, матур теләкләр һәм җырлар белән үрелеп барды.