Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Иң татлы тел - туган тел"

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, Кышкар авыл китапханәсендә "Иң татлы тел - Туган тел" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәм турында, аның тарихы турында сөйләде. Балаларны "Туган тел" төшенчәсе белән таныштырды, ни өчен аны "туган тел"  дип атауларын аңлатты, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләде. Укучылар табышмаклар конкурсында катнаштылар, шаян сорауларга җаваплар таптылар, канатлы сүзләрнең мәгънәсен аңлаттылар, мәкальләрне искә төшерделәр. Чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.