Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Әфганстан - йөрәк ярам"

  

      Һәр ел саен 15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. Шул уңайдан Кышкар авыл китапханәсендә “Әфганстан – йөрәк ярам” дип исемләнгән батырлык сәгате үтте.

    Китапханәче Әфган сугышы турында, яшь егетләребезнең батырлыгы турында сөйләде. “Әфганстан яши күңелемдә” дип исемләнгән күргәзмә укучыларны совет сугышчыларының батырлыгы белән таныштырды. Укучыларны “Тирәнәя һаман яралар” дип исемләнгән альбом белән дә таныштырдык. Альбомда Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз Мәхмүт абый һәм Фәнис абыйлар турында язылган. Кызганыч Фәнис абый  инде безнең арабызда юк, ул билгесез югалды.

    Укучыларга дәрес ахырында “Әфганстан – йөрәк ярам” дип исемләнгән видеоролик күрсәтелде. Анда шушы сугышта катнашкан һәм бүгенге көндә безнең авылыбызда яшәүче авылдашларыбыз турында сөйләнә.