Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем"

19 февраль көнне Кышкар авыл клубы һәм башлангыч мәктәбе белән берлектә, 2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елы булу уңаеннан, “Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем” дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрелде. Чара “Шәл өмәсе” фольклор тамашасы белән башланып китте. Балалар шәл бәйләү һәм мамык эшкәртү өчен кирәкле кораллар белән таныштылар. Безнең авылның шәл бәйләү осталары үзләренең осталыкларын яшь буын белән уртаклаштылар. Чарага “Шәл - яулыгым йомшак кына, ак кына” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды. Анда төрле шәлләр, шәл мамыклары, шәл бәйләү өчен кирәк булган эш кораллары куелды. Татар костюмнары турында китаплар, шәл бәйләү үрнәкләре булган китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче китап күргәзмәсе белән таныштырды.

    Чарада катнашучыларның барысы да викториналарда һәм конкурсларда катнаштылар, туган як тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр.  Өлкәннәребез шәл бәйләү серләре белән дә уртаклашты. Илсөя апа үзенең иң яхшы эшләнмәләрен күрсәтте һәм ничек бәйли башлавы турында сөйләде.  Шулай ук өлкәннәребез безнең башка авылдашларыбызның да  шәл бәйләп, авыр елларда аны сатып, тормыш алып барулары турында да сөйләделәр. Кичәдә 30 кеше катнашты.