Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Әкият юлы буйлап"

  2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан, Яңа Кишет балалар бакчасында әкиятләр кичәсе үткәрдек. Балалар татар халык әкиятләре, рус халык әкиятләре белән таныштылар. Халык әкияте - ул әйбәт һәм явыз геройлары белән тылсымлы вакыйга гына түгел, беренче чиратта - халыкның меңьеллык культурасы хәзинәсе дә. Балалар сорауларга җавап бирделәр,табышмакларның җавапларын табып, әкият геройларын белделәр. Төрле уеннар аша әкиятләрнең исемнәрен искә төшерделәр. 

Безнең әкият кичәсенә Белмәмешнең дусты Тюбик кунакка килгән иде. Ул балаларга рәсемнәр ясап алып килгән. Ләкин рәсемнәр ясалып бетмәгән. Балалар рәсемнәрне ясап бетерделәр. Ахырдан бергәләшеп "Дүрт дус" дип исемләнгән татар халык әкиятен кычкырып укыдык. Әкиятләр кичәсе бик күңелле үтте. 13 кеше катнашты.