Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Ап-ак карга басып Яңа ел килә!"

Кышкы каникуллар вакытында бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар белергә мөмкин. 27 декабрь көнне Кышкар авыл китапханәсендә "Ап-ак карга басып Яңа ел килә!" дип исемләнгән кышкы лото уены үткәрелде. Балалар сорауларга җавап эзләделәр, "Яңа ел чыршысын кем тизрәк бизи?" конкурсында катнаштылар, "Табышмаклар тулы сандык" ны ачтылар һәм андагы табышмакларны чиштеләр. Бәйрәмебезгә кунак булып Кар кызы да килгән иде. Ул кызыклы лотерея уенын оештырды. Китапханәче укучыларны "Кышкы бизәкләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.. Балалар Яңа ел турында булган кызыклы китапларны өйләренә укырга да алдылар..