Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Бүләк кемгә" кышкы әкият.

  Яңа ел - иң яратып котеп алган бәйрәмнәребезнең берсе.  3 гыйнвар көнне Кышкар авыл клубында башлангыч мәктәп һәм китапханә белән берлектә балалар өчен "Бүләк кемгә?" дип исемләнгән татар халык әкияте күрсәтелде. Балалар башта әкият карадылар, аннары төрле уеннар һәм конкурсларда катнаштылар.  Бигрәк тә "Кем беренче", "Кар бөртекләре" кебек уен-эстафетаны яраттылар. Кыш бабай һәм Кар кызы килү белән чын бәйрәм башланды. Балалар Кыш бабайга шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, әкият персонажлары белән фотога төштеләр, Яңа ел бүләкләре алдылар. Барлыгы 45 кеше катнашты.