Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Табигать бизәкләре"

Симетбаш авыл клубында табигатьне саклау темасына "Табигать бизәкләре" дип исемләнгән башваткыч кичәсе үтте. Башваткычта 3 укучы катнашты. Алар һәр сорауга уйлап һәм дөрес итеп җавап бирделәр. Шулай ук "Ярый - ярамый, кирәк-кирәкми" уенында катнаштылар. Кичәбезгә кунак булып Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы да кайткан иде. Гөлнара Ильяс кызы табигатьне саклау буенча чыгыш ясады һәм "Мин һәм Кызыл китап" конкурсында катнашкан укучыларны котлап китте. Ахырдан урманны саклау темасына мультфильм күрсәтелде.