Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Онытмыйк Җиңү батырларын!"

9 декабрь Ватан Геройлары көне. Ул тарихи традицияләрне  дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. Шул уңайдан Симетбаш авыл клубында сугыш хәрәкәтләре ветераны, запастагы полковник, хәзерге вакытта Казан мәгълүмати информацияләр техникумы укытучысы Рөстәм Кәлимулла улы Гомәров белән очрашу үтте. Кичә Рөстәм Кәлимулла улының чыгышы белән башланып китте. Ул яшь буынга, үз-үзләрен аямыйча, туган илгә хезмәт иткән Советлар Союзы Геройлары, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерлары турында сөйләде. Якташыбыз Гани Сафиуллин турында фильм күрсәтте. Кичәгә шулай ук Әфганстан сугышы ветераны Фаяз абый да чакырылган иде. Аның чыгышын да яшьләр игътибар белән тыңладылар. Кичә җыр, бию, нәфис сүз белән аралаштырылып барылды. "Батырлыгың үлемсез!" дип исемләнгән күргәзмә эшләнеп укучыларга тәкъдим ителде. Әлеге кичәдә 25 кеше катнашты.