Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

""Сөембикә" сезнең журнал туташлар һәм ханымнар"

"Сөембикә" журналы - безнең республикада татар телендә нәшер ителгән хатын-кызлар өчен бердәнбер журнал. Аны барысы да яратып укый. "Сөембикә" журналын тәкъдир  итү өчен “Сөембикә”  сезнең журнал, туташлар һәм ханымнар” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Чара журналның соңгы, яңа номерларында кызыклы булган күргәзмәдәге материалларны күзәтүдән башланды. “Ничек бар - шулай” дип исемләнгән яңа рубрика белән таныштык. Китапханәче сәламәтлек рецептлары, журналда басылган хатын-кызлар кухнясы серләре белән таныштырды. Хатын-кызларның журнал турындагы фикерләрен тыңладык. Укучылар белән бергә якташыбыз Гүзәл Әдһәмнең "Сөембикә" журналының яңа санында басылган "Яшьлегем Казаны" хикәясен укыдык. Катнашучылар сөембикә журналы тарихына багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Тылсымлы шкатулкадагы сорауларга да җаваплар таптылар. Чарада 8 хатын-кыз катнашты.