Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Ялгыш адымнан сакланыгыз!"

  Халыкара наркомания белән көрәш көне уңаеннан,  без "Ялгыш адымнан сакланыгыз!" дип исемләнгән кисәтү сәгате үткәрдек. Китапханәче,  балаларга  сәламәт яшәү рәвеше, зарарлы гадәтләр, шул исәптән организм өчен зарарлы булган матдәләр турында да сөйләде. "Сюрприз", "Тычкан һәм сыр" уеннары ярдәмендә организм өчен зарарлы булган матдәләрне куллану нәтиҗәләрен тикшерделәр һәм анализладылар. Чарада катнашучылар сәламәтлек турында булган викторинада да катнаштылар. 13 укучы катнашты.