Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Муса абый - балаларның якын дусты"

15 февраль - герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел. Шул уңайдан "Муса абый - балаларның якын дусты" дип исемләнгән батырлык сәгате үтте. Муса Җәлил - ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.
Укучыларга шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләдек, шигырьләрен кычкырып укыдык. Викторина сорауларына җавап табуда да укучылар белемнәрен күрсәттеләр. Чара барышында шундый ук исем астында электрон презентация күрсәтелде.