Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Туган җирем - Татарстан"

   30 август көнне, күчмә китапханәдә "Туган җирем - Татарстан" дип исемләнгән интеллектуаль уен узды. Чара барышында балалар республиканың иң зур шәһәрләре турында белделәр, Татарстанның дәүләт символлары, мәдәнияте һәм традицияләре турындагы белемнәрен ныгыттылар. Балалар бирелгән сорауларга җавап бирделәр, кроссвордлар чиштеләр һәм шәһәрнең истәлекле урыннары сурәтләнгән пазлларны җыйдылар. Барлык катнашучылар да, туган як турында алган белемнәрен күрсәттеләр. Интеллектуаль уенда барлыгы 12 кеше катнашты. Китапханәдә "Татарстан - безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән күргәзмә эшләде.